+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 апрель 2021, 12:25

Бала батканын карап торганнар...

15 минут үткәннгән соң балага ярдәмгә 10нчы сыйныф укучысы килгән.

15 минут үткәннгән соң балага ярдәмгә 10нчы сыйныф укучысы килгән.

Красноярскида кыз 15 минут буена өлкәннәрнең күз алдында батып барган, әмма бер кеше дә ярдәмгә килмәгән. Арытаба тренировкадан кайтып клгән мәктәп укучысы кызны коткарган.

Егет, боз читенә килеп, үлеп килгән баланы коткарган. Судан чыгаргач, ул аңа үзенең киемнәрен биргән, аннары ашыгыч ярдәм чакырткан. Әлеге вакытта кыз бала дәваханәдә, реанимация бүлегендә ята.

Бу хәлне күргән, әмма ярдәмгә килмәгәннәрен баланың әнисе Интернет челтәрендә язган. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре тикшерү башлаган. Баланы хәвефле хәлдә калдырган ир-атларны эзлиләр. Ә коткарган егетне битараф булмаганы һәм тапкырлыгы өчен бүләкләргә җыеналар.

Фото: www.krsk.kp.ru сайтыннан
Читайте нас: