+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 гыйнвар 2021, 17:20

Бала бизнес ачкан...

8 яшьлек бала үз бизнесын ачып җибәргән.

8 яшьлек бала үз бизнесын ачып җибәргән.

Анападагы мәктәп укучысы Ярослав Ковалевский үз бизнесын башлап җибәргән. Барысы да Ярославның әнисенә бүләк ясарга теләвеннән һәм акча эшләргә карар кылуыннан башланган.

Ул, өендә кайнатма ясап, аны мәктәптә сата башлаган. Тиздән ул ару гына акча эшли башлаган һәм мәктәп җитәкчелеге игътибарына эләккән. Бу хакта НТВ телеканалы хәбәр итте.

Малай әнисенә бүләк сатып алган, ә калган акчаларны ул хәйриягә җибәргән. Тик мәктәптә барыбер Ярославны җәзага тартырга карар иткәннәр һәм аңа балигъ булмаганнар эшләре буенча беркетмә төзегәннәр. Шуңа да карамастан, бу эш яхшы нәтиҗә белән тәмамланган.

Алга таба бала бизнесын мәктәптән тыш алып барырга теләген белдергән.

Фото: pravda.ru
Читайте нас: