+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 июнь 2021, 13:00

"Бала куркып качмаса, исән булырлар иде..."

Авыргазы районының Куезбаш авылындагы коточкыч янгынның нечкәлекләре билгеле булды.

Авыргазы районының Куезбаш авылындагы коточкыч янгынның нечкәлекләре билгеле булды.

Анда күпбалалы гаилә яшәгән бер катлы торак йорт кинәт янып китә.

Ачыклануынча, янган шиферның шарт-шорт килүеннән беренче булып әниләре уянган. Верандага чыккач, ул чыгу юлын ут ялмап алуын күрә һәм ирен һәм балаларын уята башлый. 42 яшьлек Сергей П. йортның икенче башына ташлана, тәрәзәне вата һәм урамга хатыны Ольга белән ике кечкенә малаен чыгарырга булыша. Шул арада дүрт яшьлек кыз, куркып, кача. Ир аны табарга омтыла, тик тиз арада төтенгә аңын югалта. Нәтиҗәдә, икесе дә һәлак була, аларның гәүдәләрен соңрак янгын сүндерүчеләр таба.

Батыр авыл Советында һәлак булганнарның күршеләре П. гаиләсе турында бик җылы һәм хөрмәт белән сөйлиләр.

- Бик әйбәт, эшчән гаилә иде. Әнисе балаларын бик ярата, аларны иркәли иде, мул тормышта яшәделәр, янган йорт янында яңа, иркенен төзиләр иде. Бу хәлләрнең булуы бик кызганыч, - дип кайгыра күршеләре.

Янгынның сәбәбен тикшерүчеләр ачыклый. Йортта янгын хәбәрчесе куелуы билгеле, тик ул эшләгәнме-юкмы, әлегә аңлашылмый. Хәзер мәрхүмнең хатыны хәсрәттән шок хәлендә, аңа ярдәмгә туганнары килгән, алар җирләү белән шөгыльләнә.

Фото: кп.ру


Читайте нас: