-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 июль 2021, 11:30

Бала суыткыч эчендә калган

Бу коточкыч хәл Башкортстанның Яңавыл районында булган.

Бу коточкыч хәл Башкортстанның Яңавыл районында булган.

Кичә Яңавыл районының Карман авылындагы бер гаиләдә фаҗига булган. Бер чыганак «Башинформ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, балалар эссе көнне шәхси йорт ишегалдында качышлы уйнаган булган.

«Балаларның берсе, сигез яшьлек малай, иске совет суыткычында качарга булган. Ул, эчкә кереп, ишекне япкан һәм аны ача алмаган. Күрәсең, бала эссе һава шартларында суыткычта кислород җитмәүдән аңын югалткан, шуңа күрә ярдәмгә чакыра алмаган. Нәтиҗәдә, малай һава җитмәүдән үлгән», - дип сөйләгән әлеге чыганак.

Хәзер хокук саклау органнары әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.

Фото: Башинформ
Читайте нас: