+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 Май 2021, 11:50

Баланың үлеменә... ат гаепле

Әлшәй районында коточкыч фаҗига булган.

Әлшәй районында коточкыч фаҗига булган.

Анда ике яшьлек бала һәлак булган.

Төбәк буенча ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, төнлә Чишмә — Кыргыз-Миякә юлының 96нчы чакрымында үлем очрагы теркәлгән.

«Булган мәгълүматларга караганда, Мәскәү өлкәсенең 31 яшьлек кешесе "KIA Optima" машинасына идарә итеп, атка бәрелгән. Авария нәтиҗәсендә автомобиль шактый зыян күргән: алгы өлеше ватылган һәм түбәсе деформацияләнгән. Салонда шоферның ике яшьлек улы һәм биш яшьлек кызы булган. Малай шул урында һәлак булган. Медиклар ярдәме шулай ук шоферга да таләп ителгән. Аның сүзләренә караганда, ат кинәт юл читенә чабып килеп чыга. Хайванның гомере өзелгән", — дип белдерәләр Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсендә.
Ачыклануынча, ир хатыны һәм ике баласы белән Мәскәү өлкәсеннән кунакка кайткан. Бу төндә алар барысы бергә Стәрлетамакка хатынның әти-әнисе янына май бәйрәмнәрен билгеләргә китеп барган булган...

Әлеге хәлне тикшерү бара.

2 майда Башкортстан юлларында барлыгы сигез юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда алты кеше һәлак булган. Тагын шул кадәр кеше имгәнгән.

Фото: Башньюс.ру
Читайте нас: