+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 гыйнвар 2021, 22:05

Баласы пешкәндә йоклап яткан...

Әбҗәлил районының Тупак авылында коточкыч хәл булган.

Әбҗәлил районының Тупак авылында коточкыч хәл булган.
Алты бала анасы караватында йоклаган, ә аның 6 айлык кызы шушы арада җылылык батареясы өстендә яткан. Сабыйның кул һәм аяклары пешкән.
Урындагы фельдшер авыл советына, дәваханәгә һәм опека органнарына, шулай ук участок инспекторына мөрәҗәгать иткән. Хәзер бала белән анасы - Уфадагы пешү үзәгендә. Ә калган балаларны опека органнары алган.
Хакимияткә якын чыганактан ананың исәптә торуы билгеле. Ул беркайда да эшләмәгән, пенсия һәм пособиегә яшәгән.
Ул Тупак авылына узган ел чираттагы ире вафатыннан соң кайта. Аның балаларының фамилияләре төрле. Хәзерге вакытта балалар төрле гаиләләргә билгеләнгән, ягъни аларны бүлгәннәр – берсен Магнитогорскига, калганнарын Белоретка озатканнар. Иң өлкән бала 6нчы сыйныфта укый.
Фото: кп.ру
Читайте нас: