+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 апрель 2021, 13:45

Баласын икенче гаиләгә бүләк иткән...

Тагын бер баласын хатын, поездга утыртып, икенче шәһәргә җибәргән.

Тагын бер баласын хатын, поездга утыртып, икенче шәһәргә җибәргән.
Новосибирск өлкәсендә ир-егет абыйсын һәм сеңлесен эзли. Аның сүзләренә караганда, аның туганнары ул бәләкәй булганда юкка чыккан.
Арытаба ачыклануынча, әниләре бер баласын икенче гаиләгә бүләк иткән булган, ә сеңлесен, поездга утыртып, исеме һәм туган көне язылган хат язып, икенче шәһәргә җибәргән.
Ир-егетнең үзен әнисенең апасы тәрбияләгән. Әнисе эчкән, ир-егетләр җәмгыятен яраткан һәм балалар аңа кирәк булмаган. Гомере буе ир үз туганнарын табарга омтыла, тик әлегә уңышсыз.
Әлеге вакытта ул, урындагы киңкүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итеп, бу хәл турында язып чыккан. Шулай ук, Интернет челтәрендә дә белдерүләр язган.
Фото:nsk-kp-ru сайтыннан
Читайте нас: