+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 февраль 2021, 21:35

Базында... туңган

Хатын анда туңган торбаларны җылытырга төшкән булган, күрәсең.

Хатын анда туңган торбаларны җылытырга төшкән булган, күрәсең.
Әлшәй районындагы Шафран авылында үз йорты подвалында 1952 елда туган хатын-кыз һәлак булган.
Аның бозланып туңган мәетен 23 февраль кичендә тапканнар. Күрәсең, йортта көчле салкыннар аркасында җылыту системасы сафтан чыккан һәм хатын торбаларны мөстәкыйль җылытырга омтылган.
Башкортстанда көчле салкыннар күзәтелә. Температура аномалияләре нәтиҗәсендә җылылыкны тәэмин итү системасы чыдый алмый: шәхси йортларда яшәүчеләр торбаларда су туңуы, шулай ук газ казаннары тузуы турында хәбәр итә.
Фотр: башинформ
Читайте нас: