+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 июнь 2021, 21:30

Бер гаилә фаҗигасе

Алар мунча ягып, көймәдә йөрергә чыгып киткән булган.

Алар мунча ягып, көймәдә йөрергә чыгып киткән булган.
Карелиянең Медвежьегорск районында коточкыч фаҗига булган.
12 июньдә Кумчозере күле буенда ял иткәндә ир белән хатын һәм аларның ике нәни кызы батып үлгән.
Мәрхүм ир белән хатынга - 31 яшь, балаларга 3 һәм 6 яшь була.
Әни кеше биредәге мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булган. Ул «Карелиядә ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашкан.
Карелиянең «Республика» сайты эзләү-коткару хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, ир белән хатын мунча ягып җибәргән һәм балалары белән бергәләп күлдә көймәдә йөрергә чыккан. Аларның берсендә дә коткару жилеты булмаган.
Әйләнеп капланган көймәне шаһитлар күреп алып, коткаручылар чакырткан. Башта алар балаларны тапкан. Аннары көймәдә дүрт кеше булуы ачыкланган. Соңгы мәгълүматлар буенча ир белән хатын табылмаган иде әле.
Фото: https://pixabay.com
Читайте нас: