+3 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 гыйнвар 2021, 11:45

Бер кулы белән тулай торак идәнен юа...

Тулай торакта яшәүче инвалид хатын сабыен үстерү өчен барысына да риза.

Тулай торакта яшәүче инвалид хатын сабыен үстерү өчен барысына да риза.

Коммерцияле булмаган «Игелекле Салават күпере» автоном оешмасы волонтерлары Стәрлетамактан яшь ана Эльнарага булыша. Эш шунда ки, Эльнара - ятим, балалар йортында үскән, әти-әнисе юк, өстәвенә, ул - инвалид. Эльнара гомер буе гаилә һәм балалар турында хыяллана, сәламәт бала таба, әмма аның әтисе белән аралары өзелә.

Волонтер Регина Биргулиева сөйләвенчә, Эльнарага бушлай дарулар тиеш, әмма ул аларны алмый. Кызын да туендыру өчен ул 200 сумга тулай торакта бер кулы белән идән юарга мәҗбүр.

- Ул - бик чиста, пөхтә, эчми, тәмәке тартмый. Аның бердәнбер хыялы - кызын үстерү. Тулай торакны бер кул белән юа, икенчесе эшләми. Даруларның бер тартмасы 16 мең сумга якын тора һәм ул аларны сатып алырга мәҗбүр, инде күптән бушлай бирмиләр. Бервакыт ул дарулар сатып алу өчен кредит җыйган, түли алмаган, картасы блокировкалаган, хәзер аның пенсиясе дә юк, - ди Регина.

Хәзер битараф булмаган кешеләр аңа ярдәм итәргә – картасын ачарга тырыша.

Әгәр сез ярдәм итәргә теләсәгез, Регина белән 8919-616-60-26 телефоны буенча элемтәгә керегез. Акчаны волонтер картасына күчерергә мөмкин: 5469 0600 2417 5025 (Регина Фәнүсовна).

Фото: кп.ру
Читайте нас: