+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 июль 2021, 15:51

"Бер төндә бөтен дөньябыз янды..."

Дүртөйле районының Миңеште авлында яшәүче, үзе янгын сүндерүче булып эшләүче Ранис Фазлыйәхмәтовның өе, мунчасы, абзары һәм гаражы янган.

Дүртөйле районының Миңеште авлында яшәүче, үзе янгын сүндерүче булып эшләүче Ранис Фазлыйәхмәтовның өе, мунчасы, абзары һәм гаражы янган.

Бу кайгылары белән Ранис һәм Гөлнара Интернет челтәрендә уртаклашты һәм халыктан ярдәм сорады.

"Күптән түгел безнең гаиләбез зур кайгы кичерде. 25 июнь төнендә яшен сугу сәбәпле, бөтен дөньябыз: өй, мунча, гараж, абзарыбыз янды. Абзарда булган сыерыбыз, үгезебез дә юккка чыкты. Алар гаиләбезгә төп акчаны китерүчеләр иде. Гаиләбездә биш бала, Аллаһка шөкер, аларның берсе дә зыян күрмәде. Ирем үзе янгын сүндерүче булып эшли, кешеләрнең гомерләрен һәм мөлкәтен саклап калучы ул.

Бүгенге көндә без балалар белән бер әйберсез урамда калдык. Хәзер безгә яңа өй салыр өчен акча кирәк. Шуңа күрә сездән, җәмәгатьчелектән ярдәм сорыйбыз. Теләсә нинди ярдәмгә без чиксез рәхмәтле булачакбыз.

Аллаһ сезне барыгызны да шундый куркыныч кайгылардан сакласын", - дип язып калдырган алар.

Әйдәгез дуслар, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итик, күпбалалы гаиләне шундый зур кайгыда берүзләрен генә калдырмыйк!

89373418140 - Фазлыйәхмәтова Гөлнара Мөбәрәк кызы. Шушы номер "Сбербанк"ның картасына тоташкан.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: