+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 апрель 2021, 15:35

Биш баланың үлеменә кем гаепле?

Эчкече ата-анамы?

Эчкече ата-анамы?
Башлангыч мәгълүматлар буенча, Свердловск өлкәсенең Бызово бистәсендә урнашкан йортта янгын вакытында биш бала һәлак булган.
Тагын өч өлкән кеше һәм ике бала дәваханәгә озатылган. Бу хакта өлкә прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
"Алар беренче һәм икенче дәрәҗә тән пешүләре һәм яну продуктлары белән агулану белән медицина учреждениесенә китерелде. Янгын нәтиҗәсендә 2013, 2014, 2016, 2019 һәм 2020 елларда туган биш бала үлгән". Прокуратура мәгълүматларына караганда, гадәттән тыш хәл булган шәхси йортта күпбалалы гаилә яшәгән, янгын вакытында анда җиде бала булган.
Прокуратурада билгеләп үтүләренчә, гаилә профилактика системасы органнарында исәптә тормый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә элек гаиләнең социаль хезмәт исәбендә булуын хәбәр итәләр, янгын инспекторлары янгын хәвефсезлеге буенча берничә тапкыр "аңлату чаралары" үткәргән.
"Тикшерү нәтиҗәләре буенча төбәк прокуратурасы балигъ булмаганнарның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарның үтәлешенә бәя бирәчәк", - дип аныклыйлар күзәтчелек ведомствосында.
ТАСС чыганагы хәбәр иткәнчә, ата-аналар спиртлы эчемлекләр белән мавыккан, янгын вакытында алар да зыян күргән. "Янгын башланганда, әтисе ике баланы алып чыкты. Алар пешсә дә, исән. Шулай ук дәваханәдә", - дигән агентлыкның әңгәмәдәше.
Фото: кп.ру
Читайте нас: