+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 апрель 2021, 12:00

"Бу синең балаң түгел..."

Хатын ире белән 20 ел тормыш көткәннән соң, яшь чактагы хыянәте турында сөйләгән.

Хатын ире белән 20 ел тормыш көткәннән соң, яшь чактагы хыянәте турында сөйләгән.

Бу хәл турында ул "Вконтакте" социаль челтәрендә "Язмышлар" төркемендә уртаклашкан.

"Эх тормыш... Бүген 20 ел элек булган хыятнәт турында иремә сөйләдем. Гарьләнәм. Ник сөйләгәнмендер инде. Баланы бергә карап үстердек һәм аңа ул үзенеке түгел икәнен ишетү бик авыр булгандыр. Әмма ул үзе дә сизенә кебек иде...

Иремә кияүгә чыгар алдыннан икенче егет белән таныштым. Ике ай дәвамында качып аралаштык. Шуннан соң булачак иремә дөресен сөйләргә уйладым. Әмма бер көнне минем егетем югалды. Арытаба авырга калганлыгымны белдем. Иремә сөйләмәдем, курыктым. Берүзем калырга курыктым.

Күптән түгел теге егет Интернетта мине тапкан. Язды. Гафу үтенде. Шуннан соң иремә әйттем дә инде. Бер сүз дә әйтмәде. Әйберләрен җыйды да чыгып китте. Балага үзең аңлат, диде. Әмма бу хәлне ничек аңлатырга да белмим. Иремне дә кайтарасым килә. Берәр киңәш бирегезче?" - дип язган ул.

Фото: pixabai.com
Читайте нас: