+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 февраль 2021, 10:45

Егетне алты ел эзлиләр

2015 елның июнендә Башкортстанда бик серле шартларда Вадим Классен юкка чыкты.

2015 елның июнендә Башкортстанда бик серле шартларда Вадим Классен юкка чыкты.

Егет дуслары - туристлар белән бергә Инҗәр "зубчатка"ларына походка китә, тик кире юлда, янәсе, аягын авырттрып, төркемнән артта кала һәм урманнан әйләнеп кайта алмый. Эзтабарлар һәм коткаручылар территорияне аркылыга буйга йөреп чыга, тикшерүчеләр үтерү буенча җинаять эше кузгата, ә походта аның белән булган иптәшләрен полиграфта берничә тапкыр тикшерәләр. Тик файдасыз була: бернинди хәбәр дә юк. Берничә көннән соң гына аның иске кроссовкасы табылган, әмма гәүдәсе дә, бернинди шәхси әйберләре дә, шул исәптән зур рюкзагы белән палатка да табылмый.

Вадим Классенның әти-әнисе улын югалтуны бик авыр кичерә, Германиядә икенче гаиләсе белән яшәгән Юрий Классен, хәтта адвокат яллый. Тик барысы да файдасыз: җинаять эшен туктатканнар, әле яңадан тергезгәннәр, тик Вадимның үзеннән бернинди хәбәр дә юк. Вадимны Башкортстанның төрле почмакларында күргәннәрен раслаучылар да булган, тик нәтиҗәдә бер генә версия дә расланмаган.

Кайбер экспертлар аның ач аюга юлыгуын, яки хәтерен югалтып, кайдадыр яшәп ятуын фаразлый.

Фотр: кп.ру
Читайте нас: