+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 гыйнвар 2021, 11:25

"Гаиләбезнең яңа әгъзасы бар!"

Хәния Фәрхинең кызы Алсу нинди шатлыгы белән уртаклаша?

Хәния Фәрхинең кызы Алсу нинди шатлыгы белән уртаклаша?

"Гаиләбезнең яңа әгъзасы — "Багира"! Кызыбыз Раина этләрне һәм песиләрне бик ярата. Шуңа песи баласы алырга булдык. Раина бик шатланды», — дип язган яшь әни Алсу.

«Бигрәк матур! Раина янына иптәш кайткан», «Бәбиләр! Бергә үсәрләр», «Нинди матурлык!» — дип язган инстачылар.

Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу 2016 елның 5 авгусында кияүгә чыккан иде. Мәҗлес Башкортстанның Тәтешле районында узды, туйга барлыгы 80 тирәсе кунак килгән булган.

- Никахыбыз узган елның 8 августында үтте. Ирем Руслан исемле, ул - әниемнең якташы, Тәтешле егете. Уфада яшибез. Руслан Уфа юридик институтының 4 курсында белем ала. Мин дә юрист һөнәрен үзләштерәм. Моннан тыш, Казан федераль университетында читтән торып хисапчыга укыйм, - дип белдергән иде ул вакытта Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу.

Яшьләр берничә ел Уфада яшәде, аннары Казанга күченде.

Быел Хәниянең киткәненә дүрт ел була. Тамашачылары гына түгел, кызлары да аны бик юксына. Кызганычка каршы, Хәния Фәрхи кече кызының баласын күрә, сөя алмады...


Фото: безформата.ком
Читайте нас: