+13 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
30 Май 2021, 14:05

"Хәниянең үлемен абый бик авыр кичерде..."

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи бүген 61 яшен бәйрәм итәр иде...

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи бүген 61 яшен бәйрәм итәр иде...
Гадәттәгечә, Казанны гөрләтеп концерт бирер, соңыннан бөр төркем туганнарын мул өстәл артына туплар иде. Кызганычка каршы, Хәния апа бүген бәйрәм чәчәкләрен мәңгелек йортында кабул итә.
"Интертат" Хәния Фәрхинең ире Габделхәй абыйның сеңлесе Венера ханым истәлекләрен әнә шулай башлаган. Каен сеңлесе җырчы турында бик матур хатирәләре белән уртаклаша. Иң соңыннан абыйсы турындагы имеш-мимешләргә дә нокта куя.
"Хәниянең үлемен абый бик авыр кичерде. Кичерде генә түгел, әле дә авыр кичерә… Габделхәй абый турында әллә нинди гайбәт сүзләр ишетелде. Минем шуларның барысына да нокта куясым килә: ул сүзләрнең берсе дә дөрес түгел. Чиста-пөхтә, акчалы кешегә ябышырга торган хатын-кызлар күп була. Ләкин абыйның беркеме дә юк, ул туган нигезебездә, Хәниягә тугры булып, үзе генә яши.
Абый радио тыңлый алмый, Интернетта утырмый. Телевизордан татар концертлары карамый. Инде 4 ел узса да, яралары төзәлми шул. Хәния турында сөйләшә башласаң, шунда ук күз яшьләренә тыгыла. Хәниянең үлем хәбәрен ничек җиткерделәр икән аңа дим. Бүгенгәчә ул турыда сораша алганым юк. Тормышының иң авыр мизгелләре турында исенә төшерәсем килми.
Ял көннәрендә без — сеңелләре - кайтып йөрибез. Балалары юлга тузан төшерми. Абый кайгысын безгә күрсәтмәскә тырыша, оныклары белән юанып яши. Хәния апаның үлеме кинәт һәм үкенечле булды. Әрәм булды… Бер дә үлем турында сөйләгәне булмады аның. "Яшәдек, яшәячәкбез! Булдырырга, җиткерергә кирәк!" — дип яшәде".
Фото: 24smi, "Интертат", Инстаграм.
Читайте нас: