+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
27 апрель 2021, 10:26

Хатыннарын алмашканнар...

Үзләре бәхетле, ә балалары?!

Үзләре бәхетле, ә балалары?!


"Рәсилә белән Ирек яшьтән табышып кавышкан пар булган, - дип яза безгә Уфа шәһәрендә яшәүче укучыбыз. Ул үзенең исемен атамауны үтенә. - Берсе - пешекче, берсе - завод эшчесе, тулай торакта яшәп, ике ул бакканнар, тапкан балаларына шөкер итеп, фатир алырга өметләнеп, тыныч кына яши биргәннәр.


Алардан ерак та түгел Сәрия һәм Илгиз гаиләсе яшәгән. Аларда ике кыз үскән. Ике гаилә берсен-берсе алай ныклап белмәгән, билгеле, аралашып та яшәмәгәннәр. Берзаман, балалар үсеп җиткән, Рәсилә белән Ирекнең дә уллары өйләнгән, Сәрия белән Илгизнең дә кызлары кияүгә чыккан.


Бер оешмада эшләүче Ирек белән Сәриянең кара-каршы очрашканда күз кысышудан ары узмаган танышлыклары, тора-бара зурайган, аралары якынайган. Ирек ничек итеп уҗымга килеп керүен сизми дә калган. Илгиз дә тик ятмаган, аның күзе Рәсиләгә төшкән. Моны Ирек үзе дә сизенгән. Яратумы бу, юләрлекме – ирләре дә, хатыннары да бер-берсенә хыянәт иткәннәр. Алга таба болай яшәп булмасын аңлап, ике ир уртак фикергә килгәннәр, һәм хатыннарын алмашканнар.


Хәзер ике гаилә аралашып яши, ди. Бер-берсенә ачу сакламыйча, ике ир мунчаны да бергә керәләр, хатыннары да икесе бергә кереп, бер-берсен мунча миллеге белән чабып чыгалар икән. Ике хатын да иллене ваклап килгәндә бәби тапканнар, бөтен кеше шаккаткан.


Әмма ике гаиләнең дә балалары әти-әниләреннән ваз кичкәннәр".


Әгәр сез дә шундый гыйбрәтле хәлләр турында хәбәрдәр икән, безгә хатлар юллагыз, дуслар. Ә әлеге хәл турында сезнең фикерләрегезне биредә көтәбез.
Читайте нас: