+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 март 2021, 13:30

Ике фура арасында калып изелделәр

Халык бу видеоны күреп "аһ" итте.

Халык бу видеоны күреп "аһ" итте.


Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан фуралар һәм "Mitsubishi Lancer" белән булган үлемечле юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иттеләр.


Тикшерү мәгълүматлары буенча, 9 мартта Дагстанда яшәүче 42 яшьлек ир тагылмалы «КамАЗ-53212» автомобиле белән идарә иткән. Самара ягыннан Чиләбегә таба хәрәкәт иткәндә ул алдыннан барган "Mitsubishi Lancer" машинасына килеп бәрелә. Шуннан соң аны этеп барып, алдагы фурага китереп чәки.

Анысына 47 яшьлек кеше идарә иткән. Авариядә 60 яшьлек җиңел машина йөртүче һәм аның 58 яшьлек хатыны шул урында һәлак булганнар.


«КамАЗ» машинасы водителен тоткарланган. Русия Җинаять кодексының 264 мәддәсенең 5 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.


Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклау өчен кирәкле экспертизалар билгеләнгән.


Фото: башинформ



Читайте нас: