Әбҗәлил районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
Анда ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта төбәкнең ЮХХДИ хезмәте хәбәр итте.
22 апрельдә кичке алтынчы яртыда Сәрмән-Амангилде-Баймак трассасында авария булган. Юл полициясе мәгълүматларына караганда, 39 яшьлек ир «Гранта» автомобилендә борылышта идарәне үти алмаган һәм уң як юл читенә килеп төшкән.
Машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән шул урында һәлак булган. Аның 25 яшьлек пассажирын медиклар дәваханәгә салырга өлгерәләр, әмма ул анда аңына килмичә үлә.