+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 апрель 2021, 10:00

Инсульт, кома һәм... сау-сәламәт бала

Уфада булган бу хәлне табиблар могҗизага тиңли.

Уфада булган бу хәлне табиблар могҗизага тиңли.

26 яшьлек Дилә Даминева йөклелегенең алтынчы аенда инсульт кичерә.

Табиблар аңа операция ясый һәм яшь хатын бер айга комага китә. Ләкин аңа комадан исән-сау чыгарга насыйп була. Сентябрьдә баласын ярып алалар.

Әле хатынның үзенә ярдәм кирәк. Алда Мәскәү үзәгендә тернәкләнү курсы тора, анда алар ире белән бергә барачак – түләү өчен акчаларны бөтен дөнья белән җыйганнар. Тик иң мөһиме - яшь хатынны пластик операция көтә, аңа да акча кирәк.

Операция вакытында табиблар маңгай сөягенең зур өлешен кисеп алган. Югыйсә, баш мие шешеннән котылырга мөмкин булмас иде. Хәзер бу урында баш мие берни белән дә сакланмаган һәм тире белән генә капланган. Табиблар анда титан сеткасы-имплант куячак, хәзер бу челтәр өчен ныгытмалар көтәләр, шуннан соң операция датасын билгеләячәкләр.

Әгәр сез яшь ханымга ярдәм итәргә телисез икән, түбәндәге Саклык банкы картасына 5469060021498735 (ул 8 (960) 391-93-16 номерына бәйле) акча күчерә аласыз.

Фото: кп.ру
Читайте нас: