+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 гыйнвар 2021, 12:40

Ирен һәм баласын коткара алган...

Кызганычка каршы, үзе һәлак булган.

Кызганычка каршы, үзе һәлак булган.

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче ханым ике яшьлек улын һәм ирен үлемнән коткарган.

Барысы да 22 гыйнвар иртәсендә Зур Козихино бистәсендә булган. Иртән гаилә юл читеннән балалар бакчасы урнашкан Дубравный бистәсенә таба китеп барган. Бу вакытта юлдан килгән чит ил машинасы алдагысын узарга чыга, әмма җәяүлеләрне күрергә өлгерми.

Өсләренә автомобиль килүен күреп, 27 яшьлек Анастасия мизгел эчендә ирен һәм улын юл читенә этеп җибәрә, ә үзе машина көпчәкләре астына эләгә. Алынган җәрәхәтләрдән хатын медиклар килгәнче үлгән.

Кыш көне шушындый фаҗигаләр турында аеруча еш ишетелә. Бигрәк тә җәяүлеләр өчен махсус тротуарлар булмаган һәм алар машина юлы читеннән барырга мәҗбүр булган урыннарда очрый мондый һәлакәтләр. Карлы-буранлы көннәрдә бигрәк тә. Әле республикада көннәр җылытты, кар күп яуды, кайбер урыннарда коммуналь хезмәтләр аны чистартырга өлгерми. Шуңа күрә менә шундый фаҗигаләр булмасын өчен юллар янәшәсеннән яисә юлдан барырга мәҗбүр булганда аеруча сак һәм игътибарлы булыгыз!

Фото: лента.ру
Читайте нас: