Әлеге хәлләр белән танышкач, “Эх, бу хатын-кызлар!” дип, баш чайкыйсы гына кала.
Хәзер безнең авылларда халык бераз айный башлады, дип әйтергә дә ярый торгандыр, чөнки элекке еллар, башкарылган бөтен эш хакы бер ярты (ул чактагы “валюта”) белән бәяләнгән заманнар белән чагыштырганда, хәзер алай ук каты эчүчеләр дә юк, акча дип кенә торалар. Әнә шундый кичләрнең берсендә, авыл яшьләренең бөтен күңел ачуы җыелышып эчүгә калган заманнарда булды бу хәл. Әнисә белән Гамил дә шул кичәләрнең берсендә очраклы гына таныштылар.
Гамилнең күптән гаилә тормышы белән яшисе килә иде, тик, никтер, барып кына чыкмады. Сыйныфташлары күптән башлы-күзле, балалары үсеп килә, ә ул, яше утызга якынлашып килсә дә, һаман буйдак. Шуңа да рюмкага үрелә башлады. Еш түгел, ләкин берәгәйле. Монда исә менә шәһәр кызы күченеп кайткан, карап торуга ничава гына болай, ә ике-өч рюмкадан соң коеп куйган чибәркәй була да куя! Кәләш түгелмени сиңа?!
Күп тә үтмәстән Гамил аны өенә алып та кайтты. Шуннан башланды да инде “тормыш”! Үзе иртән эшкә китә, хатыны кунактан кунакка сыйланып йөри, дуслар да ияртеп кайта. Күршеләре Әнисәнең еш кына башка ир-егетләр белән кочаклашып торганын да күрде. Гамил исә имеш-мимешләргә, гайбәтләргә ышанмады: ярар, чәйнәрләр дә бала тугач туктарлар әле!
Бераздан Әнисә авырга калуы турында әйтте, Гамилнең шатлыгының чиге булмады! Тормыш көйләнә, дип уйлады бәхетле ир. Ләкин Әнисә генә моңа кадәр ничек эчсә, шулай яшәвен дәвам итте, кәеф-сафа корып йөрде, ә ир эчүен бөтенләй ташлады, икеләтә-өчләтә дәрт белән эшли башлады.
Әнисәне бала табарга махмырдан интегеп яткан җиреннән алып киттеләр. Гаҗәп хәл: җиңел генә сау-сәламәт малай тудырды. Шуннан соң өч атна үрнәкле әни һәм хатын булып яшәде, аннары тагын да яманрак эчә башлады. Баласын я күршеләрендә калдырып, я үзе белән алып, кунакка чыгып китә дә иртән көч-хәл белән кайтып керә, кайчагында малаен онытып та калдыра. Өстәвенә, улы Гамилдән түгел икән, дип сөйләүләр дә куерып китә. Әти кешенең генә боларны ишетәсе килми, ярата иде ул малаен.
Ел ярым шулай түзде дә Гамил, Әнисәне баласы белән әнисе янына, шәһәрдәге фатирына илтеп куйды. Малаен кызганды, әлбәттә, тик нишләсен, үзе карый алмый шул. Ярар, әби яшь әле, сау-сәламәт, карашыр, ә мин кулдан килгәнчә ярдәм итеп торырмын, дип уйлады.
Бу хәлләрне Гамил бик авыр кичерде, ләкин эчүгә сабышмады. Бер елдан булачак икенче хатыны Сәрия белән таныштылар, әмма өенә алып кайтырга ашыкмады. Авызың бер пешсә... Ике-өч ай холкын өйрәнеп, беткән баш беткән, карап карыйк, дигән уйлар белән Сәрияне йортына алып кайтты. Яши-яши кызлары туды, никахларын рәсмиләштерделәр. Малаен да онытмады, бүләкләр илтте, акча күчереп торды.
Әнә шунда Әнисә айнып киткәндәй булды да инде: яшь тә бара, хәзер ул Гамил кебек ирне беркайчан да таба алмаячак! Мужикны ничек тә кире кайтарырга кирәк! Ә ничек? Аның бит хәзер икенче хатыны, баласы бар, аларны ташламаячак! Шуннан соң ул им-томчы, сихырчы карчыкка барды да фотосурәте ярдәмендә сөйдергеч бөтие ясатып алды...
...Гамил борсалана, бәргәләнә башлады, ни булганын үзе дә аңламый, аны нәрсәдер шәһәргә тарта, бик еш Әнисә турында уйлана. Берсендә түзмәде, улын да, беренче хатынын да күреп кайтырга булды һәм... кунарга кайтмады. Иртән Сәриягә шалтыратты да аерылышырга карар кылуын, Әнисәсез яши алмавын әйтте. Моңа барлык туганнары, дуслары шаккатты, чигә тирәсендә бармагын бөтерде, моның матчасы киткән, диеште, ә Сәрия исә бик озак һушын җыя алмады: “Ничек, мине шул алкашка алмашканмыни!” Бу хәлләр аның башына сыймый иде.
Ә Гамил тегендә, тилебәрән орлыгы ашаган кебек, сөенеп яши бирде: хатыны эчә, баланы әбисе карый, ә ул төнлә исерек Әнисәне каршы ала, итекләрен салдыра, юындыра, йокларга сала, мендәрен күпертеп куя, өстенә юрганын яба... Иртән хатыннан перегар исе аңкый, ә Гамил елмая гына, хәлләрен сораша, су алып килеп эчерә, кирәк икән – сырага да чыгып керә. Әбисе бу хәлләргә аптырый: ни өчен кызына шулкадәр игътибар, башка берәр ир әллә кайчан бәреп үтерер иде бит инде!
Ә бу вакытта авылда Сәрия күрәзәчегә барып килергә була һәм аннан ишеткәннәрдән шакката! “Мин әфсен итсәм, ирең кайтачак!” – дип өметләндерә карчык, фотосын гына алып кил, ди.
...Хәзер инде Гамил Сәриясен төшләрендә күреп саташа башлый: менә ул аның янына матур итеп елмаеп килә, кулларында кызлары бытылдый, хатыннан яңа пешкән пәрәмәч исләре килә, ә үзе шундый назлы, җылы, кайнар... Тиргә батып уянып китсә, янәшәсендә... Әнисә гырлый! Я Хода, нишләп аны ул элегрәк искә алмаган, никадәр таушалып беткән бит бу эчкече хатын!
Шул ук кичтә Гамил авылына кайтып китә. Аны Сәриясе кайнар аш, тәмле кәтлитләр, пәрәмәчләр, мунча һәм чиста урын-җир белән каршы ала, ә дәртле төн турында сөйләп тә торасы юк! Шулай ике-өч атна яшәп калалар, аннары ирнең төшенә тагын Әнисәсе керә башлый...
Ике арада бәргәләнгән Гамил белән бер елдан нәрсә булганын язып тору да артыктыр, ябыгып бетә, тәмам бетеренә ир, сәламәтлеге какшый, йөрәге шаярта башлый. Моны күреп, ике хатыны да сихерчегә йөргәннәрен, ни кылганнарын аңа сөйләп бирә. Ахырда ул ике хатыныннан да китә, авыл читендәге ташландык йортта ялгызы гына яши башлый. Аның янына беркем дә килми. Бер кичтә йокларга ята да иртән уянмый...
Хатыннары да рәхәт күрми: Әнисә эчеп үлә, Сәрия яман шештән тиз арада тыныч кына китеп бара, балаларын туганнары ала. Ирләрдән үзегезне яраттырыр өчен сөйдергеч бөтиләр ясатасыгыз килсә, карчыкларга түгел, акылыгызга мөрәҗәгать итегез, хатын-кызлар! Читләр кайгысында бәхет төзеп булмый ул...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.