— Бигрәк кайгырам әле, кызлар. Сеңлем бик ашыкты, бугай. Фәритнең мәктәп елларыннан ук яратып йөргән кызы булган бит. Аларның мәхәббәтенә бөтен авыл халкы сокланган, әти-әниләре дә кодалашып беткән булган инде. Гөлсинә армиягә киткәндә егетен елап озатып калды, солдатыннан көненә икешәр-өчәр хат ала иде, дип сөйләде туйда бер кодача. Фәрит хезмәтен тутырып кайткан көнне кичен клубта очраша яшьләр. Армиядән кайту хөрмәтенә дуслары белән бәйрәм итеп өлгергән егет Гөлсинәдән күзен алмый. Ә дуслары аның саен салып бирә тора. Шунда ул Гөлсинәнең кунак егете белән биеп йөрүен күреп кала. Кызмача булып алган Фәрит, башта кызның яңагына чабып җибәрә, ә аннары кунак егетенә ташлана. Шул хәлдән соң гарьләнгән кыз да, аның әти-әнисе дә Фәритне якын да китерми. Егет тә ялынып йөри торганнардан булмый, барысына үч итеп, беренче очраган кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Бәхетсезлеккә, ул минем сеңелем булып чыкты...