+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 апрель 2021, 12:30

Кеше түгелдер бу...

Учалыда чәчләр үрә торырлык хәл булган.

Учалыда чәчләр үрә торырлык хәл булган.

Учалы районара прокуратурасы Свердловск өлкәсендә яшәүче 29 яшьлек кешегә карата «көчләү», «талау» һәм «автомобиль урлау» мәддәләре буенча җинаять эшенең гаепләү карарын раслаган.

Тикшерү фаразы буенча, быел февральдә төнлә Белорет автовокзалында бу бәндә 35 яшьлек хатын идарә иткән автомобильгә утырып, аны Учалыга илтүен сорый. Барганда ул машинаны туктатуны таләп итә, кесә телефонының зарядка шнуры белән хатынның муенын буа һәм пычак кадый.

Актив каршылык күрсәтеп, зыян күрүче автомобильдән чыгып йөгерә. Тик клиент аны куып тота һәм каты кыйный. Кулын бәйләп, ул аны арткы утыргычына сала, аннары кеше булмаган урынга алып чыга һәм көчли.

Бу хәлдән соң, гаепләнүче, муенына каеш салып, хатынны руль артына утырырга, аны Учалыга алып барырга мәҗбүр итә һәм 6700 сум акчасын талап ала. Шәһәргә килгәч, ир качып китә. Ул ике көннән соң үзенең туганы йортында тоткарлана.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Җинаять эше тикшерү өчен Учалы районы судына җибәрелгән.

Фото: Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы
Читайте нас: