Иртә белән бу ирнең хатыны авариядә һәлак булган.
Мәскәүнең көньяк-көнбатышында бер ир, биш яшьлек кызын күтәреп, фатир тәрәзәсеннән сикергән. Кызганычка каршы, алар һәлак булган.
Бу көнне иртән әлеге ирнең хатыны Киев шоссесында йөк машинасы һәм минивэн белән юл-транспорт һәлакәте корбаны булган. Ир үзе авариядә гаепле була, ул рульгә идарә итәлми алда торган КамАЗ машинасына килеп бәрелә. Аннан соң аны дәваханәгә илтәләр. Хатыны шул урында үлә.
Аның кызы көндез туганнары янында була, әмма әтисе аны килеп ала, шуннан соң алар бергә йөрергә чыгып китә.
Һәлак булган ир дәваханәдән качып киткәнме яисә аны чыгарганнармы, әлегә билгесез булып кала. Аның психоневрологик диспансерда исәптә торуы да билгеле.
Фото: кп.ру