+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 июнь 2021, 12:55

Котырган төлке һөҗүм иткән

Салават районының Малаяз авылында өч гаилә ерткыч хайваннан зыян күргән.

Салават районының Малаяз авылында өч гаилә ерткыч хайваннан зыян күргән.

Малаязлылар үзләренең шәхси хуҗалыкларына төлкеләр килеп чыгуын хәбәр итә.

Аерым алганда, бу ерткыч өй кошларына һөҗүм итә. «Салават җирендә» гәзите мәгълүматлары буенча, Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә "кунак", участокка килеп, тавыкны алып киткән. Насыйбуллиннарның ихатасына төлке чокыр аша үтә, ул аны челтәр-рабица астыннан тишеп чыга. Уд бу юлы да тавык белән сыйлана.

"Янәшәдә яшәүче Душановларның утырган тавыгының йомыркаларын ашап бетергән, тавык үзе бик каршы торырга тырышкан", - диелә гәзит битләрендә.

Малаязлылар төлкенең котырган булуы ихтимал дип саный.

Фото: "Салават җирендә"
Читайте нас: