+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 июль 2021, 11:04

"Коткарылган сабыйның әнисе шатлыгыннан елады"

Пассажирлар коткаручыга кул чапкан.

Берничә көн элек Уфа аэропортында стюардессаның күкрәк баласын үлеменнән коткаруы турында язган идек инде. Наталья Ананских укучыларга бу хәлне үзе сөйләргә булды.
- Һава судноларында 20 ел эшләү дәверендә беренче тапкыр шундый хәлдә калдым. Әмма югалып калырга хакым юк иде. Баланың гомерен саклап калуда сәгатьләр түгел, секундлар да зур руоль уйнады, - ди ул.
Әлеге хәл республика башкаласыннан Сочига очарга тиешле самолетта була.
Ул көнне "Nordwind" авиакомпаниясенең һава судносы "Уфа - Сочи" маршруты буенча китәргә тиеш иде. Кинәт кенә рейсның иң кечкенә пассажиры үзен начар хис итә башлый. Кул баласын имгәннән соң көзән җыера, иреннәре күгәрә, сулышы кысыла. Бортта табиб булмый, балага ашыгыч ярдәм чакырталар. Бригада килгәнне дә көтмичә, бортпроводница Наталья Ананских балага йөрәк-үпкә реанимациясе ясый. Нәтиҗәдә, медицина хезмәткәрләре килгәнче инде бала гомеренә берни дә янамаган була.
- Алты айлык баланы реанимацияләү өлкән кешегә реанимация ясаудан аерыла - баланың күкрәк читлеген имгәтмәс өчен көчне дөрес билгеләргә кирәк. Туктаусыз реанимация эшләгәннән соң мин баланы аңга китерә алдым. Әнисе шатлыгыннан елады, пассажирлар кул чапты. Арытаба ашыгыч ярдәм баланы карады һәм очарга рөхсәт бирде, - ди Наталья Ананских.
Мондый бортпроводницалар, чыннан да, иң көчле алкышларга лаек.
Фото: ufa.kp.ru
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: