+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 гыйнвар 2021, 18:50

Мазовлар кайда булган?

Ике баласының башына җитеп, әллә кайда китеп югалган Артем Мазовның әти-әнисе Уфадан юкка чыкканнар.

Ике баласының башына җитеп, әллә кайда китеп югалган Артем Мазовның әти-әнисе Уфадан юкка чыкканнар.
Аркадий Мазов хатыны Татьяна белән Уфадан Мәскәү өлкәсенә күчкән. Бу хакта ул UFA1.RUга сөйләгән.
— Безнең күчү - мәҗбүри чара. Уфада безне башка берни тотмый, - дип билгеләп үтә ул.
Аркадий Мазов Уфадагы фатирын саткан һәм, аның сүзләренә караганда, Мәскәү өлкәсенә күчеп килгән, анда аның туганнары яши. Аркадий шәһәрнең исемен атамаган.
2019 елның октябрендә Аркадийның бердәнбер улы, 37 яшьлек Артем Мазов, ике оныгы: 5 яшьлек Вячеслав һәм 8 яшьлек Илья белән югала. Юкка чыкканчы, Артем хатынының аерылышырга теләве аркасында әрләшә, малайларны ала һәм алар белән билгесез юнәлештә китә. Аларны сигез ай эзләделәр. Бу вакыт аралыгында Аркадий хатыны белән бергә үзенә урын таба алмый.
Былтыр җәй балаларның мәетләре елгада табылды, Артемның кайдалыгы әлегә кадәр билгесез...
Фото: Уфа1.ру
Читайте нас: