+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 апрель 2021, 11:00

"Мин аны ике ел көттем, ә ул качты..."

Армиядән егетне яраткан кызы көтеп алырга тиеш, диләр. Әмма көткән очракта да, егетләр алардан үзләре баш тарта икән.

Армиядән егетне яраткан кызы көтеп алырга тиеш, диләр. Әмма көткән очракта да, егетләр алардан үзләре баш тарта икән.

Бу хәл турында кыз "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Серләшик" төркемендә язып калдырган.

"Бу мәхәбәт тарихына ун елдан артык вакыт үтте инде, әмма төркемдә егетләрнең, армиядән кызлар көтеп алалмый, дигән язмаларын күргәч, әле генә уртаклашырга булдым. Егет армиягә киткәнче, 3 ел йөргән идек инде. Ул вакытта армиядә ике ел хезмәт итәләр иде. Әлбәттә, көтәм дип, вәгъдә бирдем.

Ике ел дәвамында хат язышып тордык. Ул вакытта кесә телефоннары бөтен кешедә дә юк иде.

Ниһаять, көтеп алдым. Алга таба планнар зур. Минем уйлавымча, беренче чиратта безне туй көтә иде. Әмма минем фикерем тормышка ашмады. Ике атна бергә вакыт үткәргәннән соң, ул дуслары белән каты эчә башлады. Ярар, кеше армиядән кайтты, ял итсен инде, дип уйладым. Әмма соңыннан икенче кызлар белән йөрүе турында ишеттем.

Арытаба ул миңа: "Син миңа башкача кирәкмисең, минем "гулять" итәсем килә", - диде. Шушы хәлдән чыгып, шундый нәтиҗәгә килдем: барлык егетләр диярлек, кызлар хәзер бер ел да көтә алмый, дигән була. Ә үзләре соңыннан көткән кызларыннан качалар... Үзләрендә җаваплылык юк бит", - дип язган ул.

Фото: pixabai.com
Читайте нас: