+14 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 Май 2021, 19:25

Муса Җәлилнең ничә баласы булган?

Ә без аларның берсен генә беләбез.

Ә без аларның берсен генә беләбез.

ТНВ каналында Зәмирә Рәҗәпованың «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында татар драматургы, балалар шагыйре Рафис Корбан Муса Җәлилгә багышланган «Ватан» романын язуы турында сөйләде.

«Муса Җәлил, сугышта булудан тыш, аның тормыш юлы да эчтәлекле. Әминә ханым аның өченче хатыны булган, кызы Чулпан — өченче баласы.

Җәлил ике тапкыр гаилә корган булган. Аның беренче хатыны — Рауза ханым. Алар бергә торып китә алмыйлар, ләкин балалары Альберт туа. Альберт абыйны беләм, ул Казан университетының хәрби кафедрасында укыта иде. Аның ике улы — Альберт һәм Камил, алар — Муса Җәлилнең оныклары. Китап язганда шагыйрьнең оныклары белән очраштым, алардан кызыклы материаллар алдым. Бу китапны тәкъдим итү чарасына аларны чакырдым. Камил, сәхнәгә менеп, халыкка күренде.

Сугыш вакытында Муса Җәлил әсирлеккә эләгә һәм аны сатлыкҗан дип игълан итәләр. Шул сәбәпле, Әминә сугыш вакытында исемен, атасының исемен үзгәрткән. Ул Муса Җәлил акланганчы, 1956 елга кадәр, Нина Константиновна булып йөргән.

Ә беренче һәм икенче хатыннары Рауза апа белән Зәкия апа исемнәрен үзгәртмәгән, Муса Җәлилдән балаларына алимент алганнар.

Икенче никахы Зәкия апа белән, аның белән шулай ук аралаштым. Ул Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетында эшләде. Зәкия апа Муса Җәлилнең беренче гаиләсе булуын белә дә, ирен калдырып, Ташкентка китә һәм шунда Люцияне тудыра.

Ике хатынын аерган Муса Җәлил, үзе генә калгач, өченче тапкыр өйләнә. Аның өченче хатыны Әминә була, кызы Чулпан туа.

Җәлил аклангач, беренче булып Әминә ханым һәм Чулпан кызы таныла, ә калганнар, аерылган хатыннар булгач, онытыла», — дип сөйли Рафис Корбан. Бу хакта "Интертат" язган.

Шулай итеп, Муса Җәлилнең өч баласы — Альберт исемле улы, Люция һәм Чулпан исемле кызлары бар.

Фото: "mbuk-cmb.ru"
Читайте нас: