+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 февраль 2021, 13:10

Никахтан соң һәлак булдылар

Бу матур парның туйлар үткәрү, Мәскәүгә барып акча эшләп кайту планнары тормышка ашмый калды...

Бу матур парның туйлар үткәрү, Мәскәүгә барып акча эшләп кайту планнары тормышка ашмый калды...

10 гыйнварда Уфада яшәүчеләр - яңа никах укыткан пар Бөре районыннан кунактан "Бла-бла-кар" машинасында кайтып килгәндә авариягә очраган иде. Машина руле артында Мишкә районы кешесе утырган. Юлда бозлавык, ә машинаның арткы тәгәрмәчләрендә җәйге резиналар була.

Алар утырган чит ил машинасы каршы якка чыгып, "Лада"га бәрелә. Яшь гаилә башлыгы шул урында үлә, ә кызны дәваханәгә илтәләр.

Азат белән Жаннаның планнары зурдан була. Туй үткәрергә, Мәскәүгә барып акча эшләргә... Кызганычка каршы, берсе дә тормышка ашмады.

Шушы көннәрдә өч көн комада яткан Жаннаның да үле хәбәре килде. Ә бит аңа бөтен республикадан донор каны җыйганнар иде...

Кызны туган Балакатай районында җирләячәкләр.

Фото: кп.ру
Читайте нас: