+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 гыйнвар 2021, 09:35

Сөйгәненең үлгәнен һаман белми...

Чөнки үзе комада ята....

Чөнки үзе комада ята....
Балакатай районының Ургалы авылыннан 24 яшьлек Жанна Чикишеваның туганнары һәм якыннары битараф булмаган барлык кешеләрдән ашыгыч ярдәм сорыйлар.
10 гыйнвар көнне аларның яраткан кызлары кияүләре белән бергә Бөре районында трассада коточкыч авариягә юлыкканнар. Алынган җәрәхәтләрдән 23 яшьлек егет шунда ук үлә, ә аның сөеклесен авыр хәлдә дәваханәгә алып килеп, реанимациягә урнаштырганнар. Хәзер кызның гомере кыл өстендә, аны коткару өчен донор каны кирәк.
- Кан төркеменең әһәмияте юк. Жанночка хәзер бик авыр хәлдә. Аның баш сөяге, баш мие җәрәхәте, кабыргалары сынган, үпкәләре җәрәхәтләнгән. Ул хәзер комада, аңа даими рәвештә донор канын салалар, - ди аларның туганы.
Жанна белән Азат декабрьдә генә никах укытканнар. Аңа кадәр Жанна сөйгәнен армиядән көтеп алган. Алар Мәскәүгә китәргә ниятләгән. Акча эшләп матур туй үткәрергә хыялланганнар...
10 гыйнвар бураны яшьләрнең бөтен планнарын җимерде. Жаннага сәламәтлек теләп калабыз.
Фото: кп.ру
Читайте нас: