+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 апрель 2021, 17:15

"Сез түләргә тиеш?..."

6 яшьлек кыздан аның үлгән әнисенең коммуналь бурычларын түләвен таләп итәләр.

6 яшьлек кыздан аның үлгән әнисенең коммуналь бурычларын түләвен таләп итәләр.

Бу гаҗәпләндергеч хәл Новосибирск өлкәсендә булган. 2016 елда гаилә кайгы кичергән: 6 яшьлек баланың әнисе грипп белән авырганнан соң үлгән. Кызны әтисенә һәм нәнәсенә тәрбиягә калдырганнар. Закон буенча фатир балага калган. Ә аның белән бергә әнисенең бурычлары да бар.

Алар турында аның туганнары судка повестка килгәч кенә белгән. Арытаба ачыклануынча, хатынның 26 мең сум күләмендә коммуналь бурычлар җыелган. «СибТЭК» җылылык-энергетика компаниясе кыздан бу акчаны түләүне таләп итә. Гаиләнең андый акчасы юк.

Полиция хезмәткәрләре белдерүенчә, судлар 3 ай дәвам итә. Чөнки әлегә суд бернинди карар чыгара алмый. Бәлки, компаниягә кыздан ниндидер акча алыр өчен аның 18 яше тулганын көтәргә туры килер дә әле.

Фото: ptoday.ru сайтыннан.
Читайте нас: