+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 июнь 2021, 11:06

Сине уйлап бураннарда адаштым...

Бу тетрәндергеч хәлне авыл халкы әле дә оныта алмый.

Тормыш булгач, төрле хәлләр була, диләр. Икенчеләре гадәттән тыш хәлләрне язмышка бәйли. Социаль челтәрләрдә килгән бер хатны сезгә дә ишеттерәсебез килә. Инде бу хәлләргә күп еллар үткән, әмма авыл халкы әле дә аның турында оныта алмый. Исемнәрне үзгәртеп алабыз.
Айдар белән Азамат бер авылда үсәләр. Алар бик дус була. Айдар - озын буйлы, чандыр гәүдәле, иҗат кешесе. Ә Азамат, киресенчә, кечкенәдән авылда эшләп үскән егетләрне хәтерләтә иде. Кулыннан килмәгән бер эш тә юк, техника ремонтлау дисеңме, агач эшеме - кулларында корал уйнап тора. Инде үсеп буй җиткәч, Азамат шәһәр кызына өйләнә. Зур гәүдәле ире янында Гүзәл чын курчак кебек күренә. Үзе кечкенә, чибәр, бик сөйкемле була. Авыл халкы да кызны бик ярата.
Гаилә Азамат төзегән өйдә яши башлый. Берничә ел үтүгә карамастан, аларның балалары булмый. Азамат иртәдән кичкә кадәр эштә булса, Гүзәл өй эшләре белән шөгыльләнә. Ул - рәссам. Өйнең стеналарына да төрле бизәкләр төшереп, йортларын матурлый ул. Азамат янына еш кына Айдар килеп йөри. Аның дустыны хатынына гашыйк булуын инде авыл халкы да аңласа да, Азамат моңа игътибар итми.
Бер буранлы салкын кичтә Азамат күрше авылда яшәгән әнисе янына барырга була. Гүзәл моңа каршы килсә дә, ир, тиз кайтырына ышандырып, чыгып китә. Кышкы кичтә берүзенә эш булсын өчен хатын ишек тупсасын матурлап буярга була. Ул арада Айдар да килеп керә. Ир Гүзәл белән озак кына сөйләшеп утыра, ул арада хатын да эшен тәмамлый. Арытаба Гүзәл иренең якын дустын чәйгә чакыра.
Төнне бергә үткәрә алар.
Икенче көнне төш вакыты якынлашканда Азаматның далада туңган гәүдәсен табалар. Ирнең шулай берничә чакрым ераклыкта гына урнашкан авыл арасында адашуы күпләрне гаҗәпләндерә. Гүзәл ире кабере өстендә озак елый. Аны берүзен бауранда чыгарып җибәрүе өчен үз-үзен күрәлмый ул.
Бер ел үткәч, Гүзәл белән Айдар өйләнешә. Бер-бер артлы уллары һәм кызлары туа. Айдарның әнисе дә киленен бик ярата. Тормыш шулай үз агымына кайта.
Бер көнне бианасы Гүзәлгә коточкыч серен ачарга була. Азаматны җирләгәндә ул ир үлгән көндә кигән киемнәрен күргән булган. Ирнең киемнәренә Гүзәл шул көнне рәсем төшергән буяу буялганын да әйтә ул. Димәк, шул төндә Азамат кайткан булган...
Әлеге хәбәрдән Гүзәл тынычлыгын югалта. Башында әллә нинди уйлар чуала аның. Берничә көн беркем белән дә аралашмый йөргәннән соң, хатынның да үле гәүдәсен табалар. Аның йөрәк өянәгеннән вафат булуы ачыклана.
Бу хәлләрдән соң, Айдар әнисенә бик нык рәнҗи. Әгәр дә ул Гүзәлгә белгән серен сөйләмәгән булса, балалары ятим калмас иде, дип уйлый ул. Ир балаларын алып, әнисе яшәгән авылдан чыгып китә һәм аның белән аралашудан туктый.
Эх, вакытны кире кайтарып булса икән... Кеше язмышына кагылырга ярамый, диюләре шулдыр, күрәсең...
Читайте нас: