+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 июль 2021, 07:30

Тәүге балаларын көтәләр иде...

Үткән җомгада Кушнаренко районындагы авариядә алты кешенең гомере өзелде.

Үткән җомгада Кушнаренко районындагы авариядә алты кешенең гомере өзелде.

Пассажирларның берсе - Гүзәлнең җиде айлык авыры булган. Бу хакта аның дусты Альберт "Уфа1.ру"га сөйләгән.

Ирнең сүзләренә караганда, 35 яшьлек ханым беренче баласын көткән. Бу көнне ул әнисе белән бергә Уфага Дүртөйле шәһәреннән тикшеренү өчен барган.

- Әнисен дә, кызын да яхшы белә идем. Гүзәл бик озак авырга уза алмады, ә аннары шундый фаҗига килеп чыкты, - ди Альберт.

Аның сүзләренә караганда, һәлак булган ике хатын да машинада янып үлгән. Әйтергә кирәк, «Лада-Ларгус» автомобиле, чыннан да, «Нива» белән бәрелешкәннән соң янып китә.

Дустының сүзләренә караганда, Гүзәлнең ире калган, гаилә үзенең беренче баласын көткән.

— Ул төньякта эшли. Ярты елга китте, августта кайтырга тиеш иде, - дип сөйли Альберт.

Исегезгә төшерәбез, авария 2 июльдә, якынча 17 сәгатьтә булды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, М-7 трассасының 1284нче чакрымында Уфа юнәлешендә хәрәкәт иткән "Scania" йөк машинасының алгы тәгәрмәче чыгып оча һәм каршыга килгән «Лада-Ларгус»ка бәрелә... Нәтиҗәдә, алты кеше һәлак булды.

Фото: Башньюс.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: