+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
4 июнь 2021, 11:50

Унике метр тирәнлектә табылган

Аның кычкырганын күршеләре ишеткән булган.

Аның кычкырганын күршеләре ишеткән булган.
Уфада Ашкадар урамы буенча урнашкан шәхси йортларның берсендә участоктагы коега бер кеше егылып төшкән. Бу урынга эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм бригадасы, полиция чыккан.
Күршеләренең сүзләренә караганда, алар участоктан ирнең кычкыруын ишеткәннәр, соңыннан тавыш кинәт өзелгән. Шикләнеп, алар күршеләрен тикшерергә булган. Өйдә дә, участокта да берәү дә җавап бирмәгән, ә кое янында алар сүнмәгән тәмәке төпчеге тапканнар. Аннары коткаручыларны чакырганнар.
Нәтиҗәдә, әлеге адрес буенча яшәүче 64 яшьлек ир башы белән кадалган килеш 12 метрлы кое төбендә табыла. Альпинист һәм водолаз кирәк-яраклары ярдәмендә мәет өскә чыгарылган.
Бу хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Гражданнар яклау идарәсе матбугат хезмәтендә.
фото: башинформ
Читайте нас: