+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 февраль 2021, 21:30

Яңа туган кызын да күрәлмәгән...

Кыйгы районында яшәүче 33 яшьлек Илгизә 31 гыйнварда Уфада бала тудырганнан соң комага киткән.

Кыйгы районында яшәүче 33 яшьлек Илгизә 31 гыйнварда Уфада бала тудырганнан соң комага киткән.
Хатынның кызчыгын ярып алганнар, ул сәламәт. Тик хатын үзе наркоздан соң уянмаган. Аның якыннары гаиләгә финанс ярдәм җыя, чөнки Илгизәнең өендә тагын ике улы бар.
Илгизәнең дусты Дания сөйләвенчә, хатынның йөклелеге нормаль узган, кайчагында гына кан басымы күтәрелгән. Соңгы вакытта йөкле ханымда коронавирус дип шикләгәннәр һәм районнан Уфага Дим районы бала табу йортына озатканнар.
- Уфада коронавирус расланмаган, тик бала табу өчен ул барыбер анда калган. Операциядән соң ул уянмаган, хәтта кызын да күрмәгән. Бераздан аны Куватов исемендәге Республика дәваханәсенә күчерәләр. Аның хәле авыр, баш мие шешкән, әмма табиблар аның өчен көрәшә, - дип хәбәр итә Дания.
Илгизәнең кызын дәваханәдән чыгарганнар инде, ул педиатрның планлы тикшерүләрен узган, хәзер Илгизәнең апасы янында. Сабыйны катнашма белән ашатырга туры килә.

- Моннан тыш, подгузниклар кирәк. Илгизәнең өендә 8 һәм 12 яшьлек ике улы һәм ире көтә. Мин Инстаграмда 12 мең сум җыя алдым, Айдар Галимовның кызы Гүзәл ярдәм итте, - ди Дания. - Тик акча кирәк әле. Илгизәнең тиздән терелеп чыгуына барыбыз да ышанабыз.

Фото: кп.ру

Читайте нас: