+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 март 2021, 14:40

Янган фатирда... өч яшьлек бала

Аны әнисе ялгызын калдырып юкка чыккан.

Аны әнисе ялгызын калдырып юкка чыккан.

Подольскидагы фатирда берүзе калган өч яшьлек кыз янгын нәтиҗәсендә һәлак булган.

Алдан тикшерү барышында ачыкланганча, 1 мартта Подольскидагы Свердлов урамындагы күп фатирлы йортларның берсендә күршеләр шартлау тавышы ишеткән һәм коридорга чыккач, төтен исе сизгән. Шуннан соң янгын сүндерүчеләрне чакырткан.
Янгын кечкенә кыз берүзе булган фатирны ялмап алган була. Бала дәваханәгә китерелә, әмма ярдәм күрсәтелүгә карамастан, вафат була.

Әле баланың анасын эзлиләр.

"Янгын нәтиҗәсендә өч яшьлек кызның үлү факты буенча тикшерү үткәрелә... Экспертның башлангыч мәгълүматлары буенча, янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү", - диелгән.

Тикшерү барышында кызның әнисе гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк.

Фото: 75.mchs.gov.ru
Читайте нас: