+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 Май 2021, 10:25

Ярдәм сорап кычкырганнар

Ләкин аларны ишетүче булмаган.

Ләкин аларны ишетүче булмаган.

Кичә Уфа халкы ваемсызлык үрнәге күрсәткән. Траншея казыган ике эшче өстенә җир ишелеп төшә. Бер сәгать диярлек алар кычкырып ярдәмгә чакыра. Аларны беркем дә ишетмәгән, барысы да яннарыннан узып киткән.

Бер сәгатьтән соң гына аларга кемдер ашыгыч хезмәтләр чакырта. Килеп җитүгә коткаручылар торбаны алыштыру өчен траншея казыган ике эшче өстенә туфрак ишелеп төшүен ачыклый. Бер ир билдән җир астында кала, икенчесе тездән күмелә.

Коткаручылар көрәкләр белән зыян күрүчеләр тирәсендәге грунтны казып, аларны чыгарган. Уфа шәһәренең Гражданнарны яклау идарәсе мәгълүматлары буенча, эшчеләр курку белән котылган.

Фото: Башинформ
Читайте нас: