+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 март 2021, 12:30

Югалту ачысы мәңге уңалмас....

Учалыда бөтен Башкортстанны яңгыраткан коточкыч фаҗигадән соң ике ел узды.

Учалыда бөтен Башкортстанны яңгыраткан коточкыч фаҗигадән соң ике ел узды.

13 гыйнварга каршы төндә Учалы авылында 35 яшьлек ир коточкыч җинаять кыла.

Көнчеллек аркасында ул хатынын үтермәкче булган, ләкин тегесе бер күлмәктән күршеләре Зариф белән Гөлсия Хилаҗевлар янына качкан. Ир мылтыгын алып аның артыннан йөгерә, күршеләренә ата. Ул ике бала анасы Гөлсияне үтерә, Зарифны авыр яралый. Аларның балалары, җиде яшьлек Назгөл һәм өч яшьлек Янгир, бу вакытта өйдә була - барысы да аларның күз алдында эшләнә.

Шуннан соң үтерүче шау-шуны ишетеп өйгә йөгереп кергән күрше участковыйны атып үтерә. 13 гыйнвар иртәсендә аның һәм хатынының гәүдәләрен урман полосасында табалар - җинаятьче аны үтергән, ә аннары үз-үзенә кул салган...

"КП-Уфа" Зарифның шундый авыр югалтудан соң ничек яшәвен белешкән.

Куркыныч тормыш сынауларына карамастан, Зариф үзендә алга таба яшәргә көч таба - эшли, балаларын карый һәм актив тормыш рәвеше алып бара. Социаль челтәрләрдә ул кызыклы видео куя һәм танышларының кәефен күтәрә.

Зариф ат чабышлары белән дә шөгыльләнә. 12 февральдә аның командасы яхшы нәтиҗә күрсәткән - дүрт узышта 2нче һәм 3нче урыннарны яулаган.

Ир еш кына балалар белән фотосурәтләр урнаштыра, алар белән күп вакыт уздыра. Балалар инде үскән, җырлыйлар, сәхнәдә чыгыш ясыйлар. "Без "Крымский Терем" конкурсы дипломантлары булдык", - дип язган Зариф былтыр ноябрьдә.

Зариф хатыныннан башка бик авыр булуын таный, аны юксына һәм элеккечә ярата. "Син безнең белән ике ел юк инде... Ә без ышанмыйбыз, яратабыз һәм һәрвакыт истә тотачакбыз! Югалту ачысы басылмас, һәм йөрәк мәңге онытмас!" - дип, аңа шигырьләр багышлый.

Фото: gtrk.tv
Читайте нас: