+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 гыйнвар 2021, 16:40

Юлия Началованың улы туган

Үзе үлгәннән соң ике ел үткәч...

Үзе үлгәннән соң ике ел үткәч...

Җырчы Юлия Началова үлгәннән соң тагын бер тапкыр әни булган. Сенсацион яңалык аның вафатына ике ел тулу алдыннан билгеле булды. Киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, баланы суррогат ана тудырган, аңа Началованың күкәй күзәнәкләрен күчереп утыртканнар.

Super.ru басмасы мәгълүматлары буенча, суррогат ана җырчының улын тапкан. Малайны Юлияның соңгы сөеклесе Вячеслав Кудря тәрбияли.

Билгеле булганча, Началова икенче бала табарга теләгән, әмма сәламәтлеге белән проблема булу сәбәпле, булдыра алмаган. Ул ЭКО хезмәтеннән файдаланырга теләгән, әмма процедурага мөрәҗәгать итәргә өлгермәгән. Шуңа да карамастан, аның күкәй күзәнәкләре сакланган. Суррогат ана шулардан файдаланган.

Бала тууны чын фән могҗизасы дип санарга була, чөнки аның йөрәге тибә башлаганда әнисе исән булмый инде.

Малай хәзер әтисе белән яши, Юлиянең әти-әнисе һәм аның өлкән кызы белән даими аралаша.

Юлия Началова 2019 елның гыйнварында 38 яшендә вафат булды.

Фто: мк.ру
Читайте нас: