+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 гыйнвар 2021, 10:25

Өч ай диагноз куялмыйлар...

Уфадан Валентина Михайлова өченче ай 31 яшьлек кызының гомере өчен көрәшә.

Уфадан Валентина Михайлова өченче ай 31 яшьлек кызының гомере өчен көрәшә.
Әнисе сүзләренчә, соңгы өч елда Юлия елына бер тапкыр аңын югалта, ә 2020 елның октябрь азагында бөтенләй аяктан егылган.
"Без кибеттә булдык һәм Юлия чираттагы тапкыр аңын җуйды, - дип сөйләгән «Башинформ» агентлыгына Валентина. - Икенче көнне кызым аягы авыртуга зарланып, караваттан тора алмады".
Әнисенең сүзләренә караганда, аларга Уфаның 8нче поликлиникасы участок терапевты килгән, аларга анализ билгеләгәннәр.
"Бары декабрьдә генә кан алу белгечләре килде. Бераздан невролог МРТ билгеләде. Ярый, процедура үзе бушлай иде, тик миңа кызымны алып бару өчен махсус автомобильгә заказ бирергә туры килде. Бу миңа биш мең сумга төште. Күптән түгел генә эшкә урнашып, аны берүзем тәрбияләвемне исәпкә алып, бу минем өчен зур сумма», - ди Валентина Михайлова.
Табиб әллә нинди чир тапмаган. Хәзер кызның башын тикшерәчәкләр. Әмма Валентина кызының гомум хәле өчен борчыла. Юлия инде ашаудан баш тарта. Өч ай эчендә кыз анорексиядән җәфа чигүче кешегә әверелә.
"Ашауны организм кабул итми инде. Шулпа, чәй, су кире чыга. Мин эштә, ул өйдә. Депрессия башланды", — дип уртаклаша Уфада яшәүче ханым. Балачакта Юлия Михайлова шорт-трек белән шөгыльләнгән, ә пандемиягә кадәр шәхси кунакханәдә эшләгән. Хәзер кыз чирдән җәфа чигә һәм тездән түбәнрәк аякларын тоймый.
«Башинформ» агентлыгы Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгына әлеге хәлне аңлатуны сорап мөрәҗәгать иткән.
Фото: башинформ
Читайте нас: