+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 Май 2021, 08:45

Өч йорт һәм бер кеше...

Бәләбәй районының Знаменка авылында коточкыч янгын булган.

Бәләбәй районының Знаменка авылында коточкыч янгын булган.

Кичә кичке алтылар тирәсендә Чапаев урамында бер катлы агач йорт янган. Ут күршедәге корылмаларга тиз күчкән, нәтиҗәдә өч йорт (ике торак һәм бер ташландык), бер мунча янып бетә. Кызганычка каршы, корбаннар да бар. 1965 елда туган ирнең гәүдәсе табыла.

Вакыйга урынында 22 кеше һәм 8 берәмлек махсус техника эшли. Ут бөтен авылны юкка чыгармас өчен бик тиз эшләргә туры килә. Нәтиҗәдә, 19.10 сәгатькә 220 квадрат метр мәйданда янгынны сүндерергә мөмкин булган.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Фото: ufa.kp.ru


Читайте нас: