+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 март 2021, 11:40

"Әгәр булсаң, ярдәм ит..."

Дөньяда могҗизалар булмый, димәгез...

Дөньяда могҗизалар булмый, димәгез...
Сиксәненче еллар ахыры. Әле әйберләр талоннарга калмаса да, бөек илнең икътисады инде кителә башлаган, идеаллар да таралып төшү алдында. “Аллаһ юк!” дип кычкыручылар да элекке еллардагы кебек үк ишетелми.
– Улым, кер юу порошогы бик кирәк иде, барып алып кайт әле, – ди якшәмбе иртән 14 яшьлек Маратка әнисе. – Бу - соңгы акча, әрәм-шәрәм итмә, калганын алып кайт.
– Әни, бер туңдырма гына алыйм әле?!
– Ну, ярар... – дип йомшара әнисе. – Ләкин калганын югалтмыйча алып кайт. Хезмәт хакы алганчы бик ерак әле.
Шытырдап торган егерме биш сум акчаны кесәсенә сала да китә малай күтәренке кәеф белән. Егерме биш сум бәләкәй акча түгел, үзен бик тә үзаллы итеп тоя ул. Егерме тиенне туңдырмага туздырырга рөхсәт тә бар. Их!.. Алда - тәмле туңдырма ялыйсы минутлар... Әлбәттә, башта үзәк универмагта озак кына кер порошогы артыннан чиратта торасы бар. Дефицит заманы...
Троллейбустан бер-ике тукталыш алданрак төшеп кала малай, бераз парктан атлап барасы килә. Каршысына таушалып беткән күн курткалы, бомжга охшап торган, кырык яшьләр тирәсендәге, култык таякларына таянган, бер аяксыз ир килеп чыга һәм калтыранган куллары белән малайны эләктереп ала.
– Зинһар, аз гына акча бир! Хәлем бик авыр, зинһар!.. – дип ялвара ул туп-туры Маратның күзләренә карап.
Нечкә күңелле малайның ничектер үзәгенә үтә бу караш. Ирнең күзләрендә коточкыч газап, әрнү, сагыш, ялвару... Үзе дә сизмәстән кесәсендәге егерме биш сумлыкны ирнең кулына чыгарып сала.
– Ооо! Бу бик күп бит!.. – дип шакката бичара сәрхүш.
– Ал, башкасы юк, – ди Марат һәм китеп бара.
Теге ир аны сәер караш белән озатып кала.
Бераз баргач, һушына килгәндәй була Марат. Нишләргә? Акча юк. Әнисе өйдә кер порошогы көтеп тора. Аларның өйдә башка бер тиен акчалары да юк. Кинәт кылган гамәленең бөтен коточкычлыгы ачылып, малай бик кайгыра башлый. Өенә кайтырга куркып, урамнарда йөри ул. Бераздан үзәк универмагка юллана. Башы иелгән, күзләрендә яшь бөртекләре. Коммунистлар тарафыннан тәрбияләнгән үсмер гомерендә беренче тапкыр Ходайга ялвара: “Әгәр син барсың икән, ярдәм ит миңа, зинһар...”
Малайның аяклары үзеннән-үзе порошок сатыла торган бүлеккә таба атлый. Менә ул эскалаторга баса, икенче катка күтәрелә башлый. “Әгәр булсаң, ярдәм ит, Ходаем, әгәр булсаң, ярдәм ит...” Үзе, күз яшьләреннән оялып, башын күтәрми дә. Шунда баскычта, аның аяк астында гына, егерме биш сумлык ятканын күреп кала ул. Гаҗәпләнеп, як-ягына карана. Гаҗәп, яңа гына шаулап торган универмагта тынлык, тирә-ягында беркем юк.
Иелеп, акчаны алуы була, әйтерсең, тукталып торган тормыш яңадан дәвам итә: тирә-якта кешеләр шаулаша, кемдер каядыр ашыга. Күз яшьләрен сөртә дә порошок артыннан чиратка юллана Марат. “Димәк, син бар, син бар...” дип пышылдый ул. Бик кыйммәткә төшкән порошокны алу бәхетенә ирешкәч, тизрәк өйгә, үзен көтеп торган әнисе янына ашыга. Туңдырма кайгысы инде калмый малайда...
Ләйсән Якупова.
Фото: news.nashbryansk.ru
Читайте нас: