+9 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 гыйнвар 2021, 13:35

Әлегә үлем чигенде...

Стәрлетамактан табиблар өенә үләргә кайтырып җибәргән ике яшьлек малайга бәхет елмайган...

Стәрлетамактан табиблар өенә үләргә кайтырып җибәргән ике яшьлек малайга бәхет елмайган...
Волонтер Регина Биргулиева тагын да дару өчен акча җыюны ачкан иде, чөнки аны бушлай алырга мөмкин булмады.

Әмма 90 мең сум торган препаратка акча җыю (30 көнгә җитәрлек) турындагы хәбәр озак эленеп тормады. Регина белән Уфаның бер сәүдә үзәге директоры элемтәгә кереп, үзенең ярдәмен тәкъдим иткән.

- Мин бернәрсәне аңламыйм: без кайчанга кадәр чирле балага даруга акча җыярбыз икән? 2020 елның апреленнән җәфаланабыз. Тиздән бер ел булачак, ә ул һаман дару алалмый , - ди Регина.

Искәртеп узабыз, Толикка бер яшь булганда анда муен бүлеге шешен тапканнар. Хәзер аның бер кулы эшләми һәм күзе күрми. Малайны төрле шәһәрләргә алып баралар, әмма хәле яхшырмый. 2020 елның февралендә республика медиклары аны өметсез дип өенә кайтарып җибәргән....

Фото: кп.ру
Читайте нас: