+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 февраль 2021, 11:45

"Әни баласын табып... калдырган..."

Күрүчеләр, белүчеләр юкмы? Әйдәгез, шушы ханымга ярдәм итик әле.

Күрүчеләр, белүчеләр юкмы? Әйдәгез, шушы ханымга ярдәм итик әле.
Сарапулда яшәүче 42 яшьлек Гөлнара Сәйфетдинова гадәти булмаган үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Эш шунда: һәр төн саен диярлек төшендә аның мәрхүмә әнисе керә һәм яшь чагында кыз бала табуын, аны Башкортстанның Краснокама районы Михайловка авылында бала тудыру йортында калдыруы турында сөйли. Һәм хәзер мәрхүмә кызыннан апасын эзләүне сорый, чөнки бу аның каны бит.
- Әнием 1940 елның 23 декабрендә Краснокама районы Еней-Иткино авылында туа. Аны Әнүзә Гыймазова исеме белән йөрттеләр. Дөресрәге, туганда аның фамилиясе Бәхтиева була, аннары әтисе фамилиясе буенча Дәүләтовага алыштыра. Беренче никахта ул Баһаветдинова фамилиясен ала, ә әтиемә кияүгә чыккач, Гыймазовага әйләнә, - дип сөйли Гөлнара.
"1958-63 елларда әни Нефтекамада төзүче булып эшләгән. Анда ул безнең әти белән танышкан, алар өйләнешкән һәм Удмуртиягә, Сарапулга күчкәннәр. Әти туган җиренә еш кайтса да, әни бер дә кайтмады,", - дип яза ул.
2008 елда әнисе үлгән һәм аңа сәер төшләр керә башлаган. Гөлнара сүзләренчә, аның апасына 60 яшьләр тирәсе булырга тиеш, инвалид булуы да мөмкин...
Бәлки, белүчеләр бардыр? Әйдәгез, сорашыйк, белешик, ярдәм итик!
Фото: кп.ру
Читайте нас: