+6 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 апрель 2021, 18:00

Әнисе белән улы янып үлгән

20 апрельдә Яңавыл районы Югары Барабановка авылында чыккан янгында ике кешенең гомере өзелде.

20 апрельдә Яңавыл районы Югары Барабановка авылында чыккан янгында ике кешенең гомере өзелде.
Коткаручылар гадәттән тыш хәл урынына килгәч, торак йорт, мунча һәм абзар януын ачыклый.
Янгын сүндерүчеләргә 58 квадрат метр мәйданда ут белән көрәшү өчен бер сәгатьтән артык вакыт кирәк булган.
Янгынны сүндергән вакытта ике кешенең: 86 яшьлек хатынның һәм 60 яшьлек ирнең гәүдәләре табылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, болар - әнисе белән улы.
"Янгынны бетерүгә 18 кеше һәм 7 берәмлек техника җәлеп ителде. Янгын урынына лаборатория экспертлары җибәрелде", - дип аныкладылар ведомствода.
Янгынның сәбәпләрен дознаватель ачыклый.
Фото: башинформ
Читайте нас: