+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 июнь 2021, 10:30

Үзе күпме гомерләрне коткарды...

Туймазы районында булган фаҗига турында язган идек инде.

Туймазы районында булган фаҗига турында язган идек инде.

Анда Кандракүлдә ял иткәннән соң, әйберләрен мшинага юл аша алып чыгып барганда юлда бер хатынны һәм аның 12 яшьлек улын машина бәрдерә. Хатын шул урында үлгән, улы - дәваханәдә. Бу хәл гаилә башлыгы күз алдында булган.

Мәрхүмә Бәләбәйдә яшәүче 32 яшьлек Динара булып чыга. Яшь хатын башта Бәләбәй үзәк дәваханәсе каршындагы бала тудыру йортында акушер-гинеколог булып эшләгән, коронавирус пандемиясе башлангач, "кызыл зона"га күчкән. Берничә көн элек Динара туган көнен билгеләп үткән, ә хәзер туганнары яраткан кешеләренең үлеменә ышана алмый.

- Динара трассага чыкканда машиналар бөтенләй булмаган. Бу внедорожник каяндыр очып килеп чыккан. Шоферы хәтта тормозга басарга, яки бәрелүне булдырмаска да омтылмаган. Ә машина йөртүче үзе зыян күрүчеләр янына килмәгән дә. Аның машинасы көпчәкләре астында кеше гомере өзелүенә ул битараф калган, - дип әрни мәрхүмәнең туганы.

Әле бу фаҗигане тикшерү бара.

Фото: кп.ру
Читайте нас: