Барлык яңалыклар
Экология елы
16 октябрь 2018, 13:21

\"Шүлгәнташ\" яңарачак

«Бөрҗән» туризм кластерын үстерү өчен максатлы программа буенча федераль бюджеттан 200 миллион сум акча бүленәчәк. Алар инженерлык инфраструктура төзелешенә тотынылачак.

Тагын 25 миллион сум республика бюджетыннан керәчәк. Башкортстанга акча 2021 елда килеп җитәргә тиеш. Һәм ул, нигездә, юллар, су, газ һәм электр тәэминаты өчен сарыф ителәчәк.

“Бөрҗән” туризм-рекреация кластеры — республикада өстенлекле инвестиция проектларының берсе. Ул Бөрҗән, Күгәрчен һәм Куергазы районнары территорияләрен колачлый. Төп объекты — данлыкны Шүлгәнташ мәгарәсе. Проект 2018-23 елларга исәпләнгән.