Барлык яңалыклар
Экология елы
13 декабрь 2018, 18:05

Түбән тәгәрәгәнбез

“Яшел патруль” Гомумрусия иҗтимагый оешмасы шушы елның көзе нәтиҗәләре буенча Русия төбәкләренең чираттагы экологик рейтингын бастырган.

Башкортстан бу дәүләт рейтингында алты пунктка түбән тәгәрәгән. Ә менә Алтай крае, Курск, Тамбов, Белгород, Мурманск, Магадан өлкәләре, Мәскәү, Коми Республикасы, Санкт-Петербург беренче унлыкка кергән.

Саха-Якутия, Бурятия республикалары, Красноярск, Брянск, Чиләбе, Свердловск, Ырынбур өлкәләре һ.б. түбәндәрәк урнашкан.

Башкортстан 58нче урында килә. Бер ел элек ул 52нче урынны били иде.